Удмуртиянең Паюра авылы мәктәбендә татар җыры фестивале узды
Удмуртиянең Балезино районы Паюра авылы гомуми урта белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап татар җыры фестивале узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Чарада балалар Габдулла Тукайның тормыш юлына сәяхәт кылды, татар җырлары башкарды, Тукай әкиятләрен сәхнәләштерде, диелә хәбәрдә.