Навальный Путин инаугурациясе алдыннан каршылык чарасына чакыра
![Навальный Путин инаугурациясе алдыннан каршылык чарасына чакыра](https://gdb.rferl.org/928124C4-87A3-49CC-A663-6CD1D31E7B0E_w800_h450.jpg)
Оппозиция вәкиле Алексей Навальный Владимир Путин инаугурациясе алдыннан 5 майда ризасызлык чарасы уздыру турында игълан итте. Ул кешеләрне цензура, коррупция, фәкыйрьлек һәм тигезсезлеккә каршы урамнарга чыгарга чакыра.