Аллаһның бүләге. ( Мигъраҗ кичәсе вәгазе )
Рәҗәб аеның ахырында Мигъраҗ кичәсе дигән көн бар. Нинди көн соң ул, ни өчен аны билгеләп үтәбез, ни өчен без аны бәйрәм дип саныйбыз? Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, үзенә пәйгамбәрлек иңгәннән соң, ун ел кешеләрне иманга өндәде. Кешеләрне Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, җәннәт, җәһәннәмнең барлыгына ышанырга өндәде. Яхшылык кылырга кирәген өйрәтте, әмма иманга килүчеләр, иман китерүчеләр […]