Татарстан парламенты "татарларны мыскыл иткән" өчен "Татмедиа" һәм "Татар-информ" өстеннән шикаятьне юстиция министрлыгына җибәргән
Активист Алмаз Имамов Татарстанда дәүләт медиалары татар телен белмәүче хезмәткәрләргә өстенлекләр тудырып, канун боза дип саный. Ул Татарстан парламентына татарларны дискриминацияләү очрагын тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде