Россиядә меценатлык традицияләре форумы татар меценаты Эдуард Ганиевка багышлана
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Моннан бер ел элек, 8 февральдә, татар дөньясында билгеле шәхес — эшмәкәр, дәүләт эшлеклесе һәм меценат Эдуард Ганиев вафат булган иде. Быел шушы көнне Сарытау шәһәрендә Халыкара форум оештырыла. Бу танылган меценат истәлегенә багышланган чараларның беренчесе булачак, дип хәбәр итә Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте.
Читать дальше...