Апаста территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары «Covid-19» дан тест ясатты
(Апас, 6 июнь, «Татар-информ», « Апастово-информ»). Кичә Апас районы сайлау комиссиясе әгъзалары коронавирустан тест бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Россия Президенты Указы нигезендә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә дип көтелә. Тавыш бирүгә берни комачауламасын өчен, комиссия әгъзалары коронавирус чиренә тест ясата. Тест-тикшерүләрне район үзәк хастаханәсе оештырды. Барлык саклану чаралары күрелде. Мондый тестларны райондагы барлык участок сайлау комиссияләре әгъзалары да узачак.