Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәнең әһәмиятен әйтте
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) турында Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәнең әһәмиятен аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда әйтте. «Мондый принципиаль әйберләр Конституциядә теркәлә, чөнки соңгы елларда гражданлык җәмгыятенең төрле институтлары үзләренең өлгергәнлеген күрсәтте, әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуда, аларны хәл итүдә актив катнашты», — дип саный Зилә Вәлиева. Читать дальше...