Татарстанда бер тәүлектә коронавируска 4,9 меңнән артык тест ясадылар
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенә бер тәүлектә 4904 тест ясалган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, республикада коронавирус ачыкланганнан алып, 280 меңгә якын тест ясалган. «Яңа коронавирус инфекциясенә тест саны артты. Бүгенгә 28 меңгә якын кеше иммунофермент анализы белән антитәнчекне билгеләү хезмәтеннән файдаланды. Читать дальше...