Мишустин Минтимер Шәймиевкә «Алабуга» проектына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән эшлекле очрашу үткәрде, «Алабуга» махсус икътисади зонасын булдыру проектын хуплаганы өчен рәхмәт белдерде. «Бүген без Рөстәм Миңнеханов белән клиник үзәкнең зур тизлекле төзелешен күрдек, шулай ук сез (Минтимер Шәймиев - Т.И.иск.) ТР Президенты булган вакытта «Алабуга»ны ачтык, дип искә төшерәсем килә. Мондый инновацион, куәтле проектларга күрсәткән системалы ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә», - диде Мишустин. Читать дальше...