25 июльдә Мөслимдә федераль авыл сабан туе булмаячак
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Быелның 25 июлендә Мөслим районында үтәр дип планлаштырылган Федераль авыл сабан туе булмаячак. Аны кичектерү дә каралмаган. Сәбәбе – коронавирус пандемиясенең дәвам итүе. Бу хәбәрне “Татар-информ”га ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде. “Мөслим районында федераль авыл сабан туен быел үткәрмәскә карар кылынды, гәрчә район хакимияте дә, республиканың Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да әзерлекне югары дәрәҗәгә җиткергән булсалар да. Читать дальше...