Эрикан: Изге София соборы мәчеткә әйләнгәннән соң туристлар өчен керү бушлай булачак
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Изге София соборы статусын алыштыру нечкәлекләрен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиянең Казандагы башконсулыллыгында узган «Демократия һәм милли бердәмлек» көненә багышланган тантаналы чара вакытында сөйләде. «Шуны аңларга кирәк: Изге София соборы Константинополь яулап алынганнан соң мәчеткә әйләндерелгән, аннан соң хөкүмәт карары белән музей булып эшли башлаган. Объект структурасына килгәндә, ниндидер үзгәрешләр юк. Читать дальше...