Фәрит Мөхәммәтшин: Халык белән күзгә-күз очрашуны берни алмаштыра алмый
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел беренче яртыеллыкта коронавирус белән бәйле чикләү шартларында эшкә йомгак ясады. «Халык белән эшләгәндә, күзгә-күз очрашуны берни алмаштыра алмый. Хәтта иң заманча компьютерлар да», — диде парламент җитәкчесе унберенче утырыштан соң журналистларга. «Безнең эш — халык арасында булу, гозерләрен ишетү. Пандемия булса да, эшчәнлекнең яңа формаларын таптык, 1,5 метр ара калдырып, битлектә очрашулар үткәрелде. Читать дальше...