Апас районында яңа стадионда узган беренче турнир нәтиҗәләре билгеле булды
(Апас, 26 июль, «Татар-информ», « Апастово-информ», Ландыш Гайнуллина). ТАССР оешуның 100 еллыгы, Апасның 90 еллыгы уңаеннан яңа, заманча корылган спорт мәйданында футбол уеннары булып узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Уеннарда спорт мәктәбенә йөрүче балалар һәм студентларның «Аякс» командасы, юл идарәсенең «Барс» командасы һәм «Апас» яшьләр командасы катнашты. Алар өч сәгатькә барган уеннарда уйнап, стадионны гөр китерделәр. Нәтиҗәдә «Аякс» — 1нче, «Барс» — 2нче, «Апас» — 3нче урыннарга чыкты. Читать дальше...