Казанда Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда 7 август көнне Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә комплексның җитәкчесе, Мәрҗани мәчетенең икенче имамы Мөхәммәт Җәләлетдинов хәбәр итте. «Әлеге бәйрәмгә бик күп кеше килергә тиеш. Төрле җитәкчеләрне чакырдык. Әлеге комплекста Муллин музей-йорты, электән үк килгән кош-корт йорты, милли чәй галереясе, „Кунак“ кофейнясы булачак», — дип сөйләде Мөхәммәт хәзрәт Җәләлетдинов. Читать дальше...