Чаллының 5нче хастаханәсе хәзер йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көннән башлап Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «6 августтан башлап «5нче шәһәр хастаханәсе» стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты. Бездә булган барлык авырулар "ковидлы" башка госпитальләргә күчерелде, терелгәннәре чыгарылды. Бүгенге көндә хастаханәдә тоташ дезинфекция үткәрелә. Читать дальше...