Минтимер Шәймиев туган телне хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһимлен әйтте
(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда үз туган телен һәм мәдәниятен хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Алабугада узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде. «173 милләт вәкиле яши торган Татарстанда милләтара һәм мәдәниятара татулыкны саклап калу һәм үстерү, яшь буынны телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген кабул итүче, тарихи мирасына сак караучы итеп тәрбияләү бик мөһим», — диде Минтимер Шәймиев. Читать дальше...