Фаяз Хуҗин: Киләчәктә Биләрдә бай археологик казылмалар табылачак әле
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, танылган археолог Фаяз Хуҗин Биләр шәһәрчегендә киләчәктә X-XII гасырларга караган бай һәм яхшы сакланган археологик казылмалар табылачак дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюда сөйләде. «Биләрне „Бөек шәһәр“ дип йөрткәннәр. Ул Шәрык дөньясында танылган, заманы өчен Европа шәһәрләреннән дә зуррак булган. Аны һич тә онытырга ярамый, чөнки ул Идел Болгарстанының монголларга кадәрге чоры»... Читать дальше...