Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстанны 100 еллык бәйрәме белән котлады
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республика халкын ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан котлады. Видеомөрәҗәгатьне Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Инстаграмдагы битендә урнаштырган. «Татарстан тарихы бөтен ил тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Әлеге үзенчәлекле төбәк Ватаныбызга фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәясәт эшлеклеләрен бирде. Республика үзенең юбилеен яңа уңышлар белән каршылый... Читать дальше...