Туфан Миңнуллинның кабере янында аның яшәү һәм үлем турындагы сүзләрен искә алдылар
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген татар зыялылары Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел уңаеннан Казанның Яңа Татар зиратында әдипне искә алдылар, аның рухына дога кылдылар һәм каберенә чәчәкләр салдылар. Аның яшәү һәм үлем турындагы сүзләрен искә төшерделәр. «Безне монда Туфан җыеп китерде. Меңләгән, миллионлаган кеше Туфан аганы һәрвакыт искә ала. Ул бервакытта да үлем турында сөйләшмәде, яшәү турында гына уйлады. Бик тапкыр иде, гади авыл кешесе белән дә, зур җитәкче белән дә берничә минут эчендә уртак тел таба ала иде»... Читать дальше...