Быел Казанда узачак «Төркиләр алтыны» форумында шәҗәрә төзергә өйрәтәчәкләр
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 16-20 сентябрдә «Волга» яшьләр үзәгендә V Бөтенроссия «Төркиләр алтыны» төрки яшьләре форумы узачак. Форум кысаларында Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Үз нәселеңне ничек төзергә» дигән мастер-класс үткәрәчәк. Бу хакта ТР халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде. «Үзеңнең шәҗәрәңне белү барлык халыклар тарихында мөһим роль уйный. Читать дальше...