Кариев театры Мостай Кәрим повесте буенча премьера әзерли
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча спектакль премьерасын әзерли башлады. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Спектакльне Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Щепкин училищесын һәи ГИТИСны тәмамлаган яшь режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куячак.