Түбән Кама шәфкать туташы плакатлар бәйгесендә икенче урын алды
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең шәфкать туташы плакатлар бәйгесендә икенче урын алды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә «Коронавирус йогышын кисәтү кагыйдәләре» темасына компьютер дизайны плакатларының республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең физиотерапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Нина Каргалева «сәламәт гадәтләр»дигән плакат өчен бүләкләнгән. Читать дальше...