Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Гөлнара Зиннәтуллина: Өметләрен өзмик без аларның — «Ватаным Татарстан»

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Арсланова). Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллинаның безнең арадан китеп баруына һаман да күңел ышанмый. Тиз генә ышанмас та әле ул. Казандагы фатирына баргач, бүлмәдән килеп чыгар да, гадәттәгечә, кухнясына дәшәр кебек. Соңгы баруда кабартмалар белән сыйлап җибәрде. Үзе сыйлый, үзе сөйли, тик утыруны белми, теле телгә йокмый. Койган да куйган журналист та, артист та иде ул. Аның киенү рәвешендә — Сара Садыйкова, елмаюлы карашында — Вера Минкина, җил-җил атлап йөрешендә Рауза Хәйретдинова чалымнары сизелә иде. Хәзер инде сагынып кына искә аласы. Бу атнада аны соңгы юлга озаттык. Авыр   чакта   да   елмая   белде Авылдашым Гөлнара апа турында җылы хатирәләр мәктәп елларыннан башлана. Ул беркайчан да авыл белән элемтәсен өзмәде. Телевидениедә эшләгәндә, Хәербигә дистәләрчә кешедән торган бригада белән еш кайтып төшә иде. «Карга боткасы», «Каз өмәсе» һәм башка тапшыруларны безнең авылда әзерләделәр. Аларны көннәр буе кат-кат төшерәләр иде. Ару-талуны белмәс Гөлнара апабыз ул минутларда бик шат, бәхетле иде. Хәер, аның йөзеннән беркайчан да елмаю чаткысы китмәде. Хәтта яман чир белән көрәшкәндә дә. Гөлнара апа 5 сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә белем алган, аннары Казандагы 10 нчы физика-математика интернат-мәктәбендә укыган. 12 яшендә күрше йортта урнашкан Казан телестудиясенә шигырь сөйләргә генә дип кергән кыз шунда эшкә кала һәм 47 ел гомере бер эздән дәвам итә. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Татарстан телевидениесендә дистәләгән тапшырулар, авторлык программалары эшли, турыдан-туры эфирда тапшырулар алып бара ул. Аның программалары тәэсирендә меңәрләгән бала тәрбияләнә. Муса Маликов, Чулпан Әхмәтҗанова, Венера Шәмиева исемле йолдызчыклар үсеп, сәнгать өлкәсенә эшкә китә. — Гөлнараның үзенчәлекле ягы шул: ул үзе укыган мәктәбен бик хөрмәт итә иде. Нинди генә сорау белән шалтыратсаң да, тиз арада булышу җаен карады. Ул — ярдәмчел, җиңел сөякле, очып кына йөри иде. Иң горурлана торган укучыларыбызның берсе. Авырган чакта да үзен батырларча тотты, башкаларга үрнәк булды, — ди Казандагы 2 нче гимназиягә озак еллар җитәкчелек иткән Камәрия Хәмидуллина. «Күңелнең   бер   кылы   өзелде» Гөлнара апаны соңгы юлга озатучылар арасында интернат мәктәптәге сыйныфташлары да бар иде. Алар да аның иртә китүен авыр кичерә. «Аны 6 нчы сыйныфтан беләм, ире Ренат белән дә бергә укыдык, — ди Лаеш районының Олы Кабан авылында яшәүче Хәмит Хәлиуллин. — Аларның мәктәп елларындагы дуслыгы тора-бара мәхәббәттә әверелде һәм өйләнешеп тә куйдылар. Гөлнара безне берләштереп, оештырып торучы олы йөрәкле кеше иде. Кыен чакта да беркайчан сер бирмәде. Соңгы көнгә кадәр аралашып, бер-беребезгә булышып яшәдек. Ул китеп баргач, күңелнең бер кылы өзелеп төшкәндәй булды». Хәербидәге сыйныфташы Габделәхәт Абдуллин да аны яратып, зур хөрмәт белән искә алды. — Бергә мәктәптә укыдык, дуслар идек, күңелле иде Гөлнара белән, — ди Габделәхәт абый. — Ул авылдан киткәч, интернатта укыганда да, телестудиядә эшләгәндә дә очрашкаладык. Аннары гаиләләр белән йөрештек. Соңгы арада эш сәфәренә чыгып кителде, күрешеп булмады, шуңа күңелдә аз гына үкенеч калды. Бүген менә җирләп кайттык. Ул ярата торган розалар алып бардым. Каберенә бик күп чәчәк салдылар. Гөлнараның кабере — авылдагы яңа зиратта, юл өстендә генә, әллә каян күренеп тора. Мәктәптә укыганда Гөлнараны яратып йөрдем. Күңелдә балаларча саф тойгылар иде. Аңа хисләремне белгертергә өлгермәдем, Ренатка кияүгә чыкты. Үлү хәбәрен ишеткәч, оекчан чыгып йөгерердәй булдым… «Елап   торма   әле, хәзер   үзем   өйрәтәм» Гөлнара апалар гаиләдә алты бала үсте, Ринат абый белән Булат абый да иртә китеп барды. — Бакчаларыбыз янәшәдә генә. Ял көнне янына кереп чыккан идем, — ди сеңлесе Гөлшат апа. — Тозлаган кыяр банкалары тезелеп тора. «Кем тозлады боларны?» — дигәч: «Үзем инде, сезгә дип тә тозладым. Ятып торгач, хәл керде», — дип җавап бирде. Бер дә китеп барыр кебек түгел иде. Туганнан-туган сеңлесе Алсу Насыйбуллина да: «Уйламаганда, көтмәгәндә, йөреп торган җирдән өзелде», — ди. Гөлнара апа ире Ренат абыйны берничә көн элек кенә санаторийга озаткан, үзе Лаеш районы, Травкино авылындагы бакча йортыннан Казандагы фатирына кайтып киткән. — 29 нчы августта Гөлшат апалар белән машинада авылга кайтканда, безгә дә кереп чыкты, — ди Алсу. — Бакчаны карады, алмагач төбеннән ике алма алып юды. «Ник коелганны ашыйсың, агач тулы алма ич», — дигәч: «Шунысы тәмле дә инде, күзем шуңа төште, — ди. — Бакчагызда тәртип икән», — дип китте. Безнең бакча аныкы кебек идеаль түгел икәнне белсәк тә, каршы сүз әйтмәдек. Соңгы күрешүебез булган. Ул китеп баргач, фатирындагы сәгатьләр дә туктап калган. Йоклаган җирдән киткән ул. Казанга килгәч, институтта укыганда, ике ел аларда тордым. Беренче курста КПСС тарихы, политология фәннәре бик авыр бирелде, имтиханда начар билге алырмын дип борчылдым. Гөлнара апа «больничный»да иде. «Елап торма әле, хәзер үзем өйрәтәм», — дип, мине имтиханга әзерли башлады. Сорауларны укый да, җавабын аңлата. Бик катлаулы тоелган терминнар турында да җиңел итеп сөйли иде. Ике имтиханны да, аның сөйләве буенча тапшырып, «бишле» алдым. Гөлнара апаның елаганын беркайчан күрмәдем. Үзенә бер төрле кеше иде. Аны юатасы урынга, ул безне юатты. Авырлыкларны кырыйга селтәп аткандай тоелды. Яшьрәк чакта эш дип яшәде, иртүк китте, кич кенә кайтып керде. Олыгайгач, бакча мәшәкатенә күмелде. Җанын-тәнен биреп эшләгәнгә бөтен нәрсәсе уңды. Быел иркенләп җыя гына алмады… Бер туганы Роза апа әйтүенчә, Гөлнара апа соңгы елларда көчле авырудан, химия дәвасыннан, дарулар эчүдән нык алҗыган. Тиздән күзенә операция ясатырга сөйләшкән, ә үзе: «Кирәкме икән соң инде аны ясату?» — дигән. Күңеле нидер сизенгәндер, күрәсең… Яшәү   –   үзе   ямь   икән Хәер, ул — якыннары белән әллә ничә бәхилләшергә өлгергән һәм яңадан торып баскан кеше. «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән дә бер генә хушлашмаган. «Мин үлсәм, ул хакта беркая да язма, — дигән аңа. — Минеке шикелле диагнозлы кешеләр бик күп, социаль челтәрләрдә аралашып торабыз. Кара әле, бу һаман яши, бирешми, дип уйласыннар. Өметләрен өзмик без аларның», — дигән. Ул соңгы көнгә кадәр башкаларны кайгыртып яшәде. Радиодан тамашачылар өчен «Яшәү яме» тапшырулары әзерләмәкче булган. Берчакны драматург Туфан ага Миңнуллин аннан: «Гөлнара, әйт әле, яшәү яме нәрсәдә?» — дип сорап куйган. «Авырып киткәч, әлеге сорауга бик тиз җавап табылды. Яшәү — үзе ямь икән ич», — дигән иде Гөлнара апа. Ул хәтта кишер үстерүдән дә ямь, тәм таба белә иде. — Аның белән бер чор китеп барган кебек. Журналистикада ничә буынны тәрбияләгән Гөлнара Зиннәтуллинаның исеме онытылмасын иде, — ди «Татарстан — Яңа Гасыр» телекомпаниясенең әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире Фәридә Төхфәтуллина-Вәлиәхмәтова. — Бик кешелекле иде. Кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, рәхмәтле булды. Аның уңай энергетикасы экран аша тамашачыга күчте. Тапшыру вакытында янындагы геройны ача белүе, әңгәмә коруы сокландырды. Татар җанлы, гыйлемле иде, милли тапшырулар өчен җан атты. Әдәбиятны, сәнгатьне тирәнтен белмәгән кеше «Яшәсен театр!» тапшыруы циклын ничә еллар дәвамында шул дәрәҗәдә алып бара алмас иде. Аны аяклы энциклопедия дисәң дә була. Нинди генә шәхес булса да, адәм баласы бүген бар, иртәгә — юк. Исемен мәңгеләштерү өчен телевидение журналистлары арасында премия булдырылса, журналист Гөлнара Зиннәтуллина укулары оештырылса, бик сөенер идек. Ә бүген менә көн үзгәреп китте. Гөлнара апаны озатканда, табигать тә елый сыман…

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельске медики России обменялись методиками оказания офтальмологической помощи



Здоровье

3 детские зубные щетки "Ревилайн" по цене 2 в магазине "Ирригатор.ру" ко Дню защиты детей






Новости 24 часа

Пушинка из Космоса спасёт либо снесёт США? Научные важные данные. Проект «Святой Ленин».



Game News

Ubisoft adds another studio to what seems like an increasingly desperate effort to finally get Prince of Persia: The Sands of Time Remake finished



Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде



News Every Day

Discover Tintex: A Hub for Premium Car Care and Customization



Происшествия

Военные следователи продолжают оказывать гуманитарную помощь военнослужащим, находящимся в полевых госпиталях



Москва

СК возбудил уголовное дело по факту убийства мужчины на востоке Москвы



Певец

Певец Прохор Шаляпин назвал Кадышеву и Бабкину самыми богатыми артистками России



Москва

Губернатор Подмосковья вручил благодарность трудовой династии энергетиков



Елена Рыбакина

Елена Рыбакина добилась впечатляющего достижения



Москва

Солнечные дети на сцене Кремля



Сергей Собянин

Собянин открыл пешеходную галерею между станциями метро и МЦД-4 Кутузовская



Симферополь

Краски счастливого детства



Москва

Солнечные дети на сцене Кремля



Москва

Собянин: Начался прием заявок на конкурс грантов для социальных НКО



Москва

"Святой Ленин" спасает мир и возглавляет "восстание ИИ машин... хороших по существу". 8 серия, СЕРЬЁЗНЫЕ НОВОСТИ.



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

Собянин объявил о начале работы хаба молодежного предпринимательства

Все спектакли с актером из «Солдат» Мадяновым отменили из-за его болезни

Обучение и встречи с героями: как пройдёт патриотический слёт "STOлица. Лето"

"Святой Ленин" спасает мир и возглавляет "восстание ИИ машин... хороших по существу". 8 серия, СЕРЬЁЗНЫЕ НОВОСТИ.


Москва

Студенты Академии Игоря Крутого раскрыли свои таланты






Rss.plus

Студенты Академии Игоря Крутого раскрыли свои таланты

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".

"Святой Ленин" спасает мир и возглавляет "восстание ИИ машин... хороших по существу". 8 серия, СЕРЬЁЗНЫЕ НОВОСТИ.

Moscow.media
Москва

Собянин: Начался прием заявок на конкурс грантов для социальных НКО



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Брановицкий

Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Чемпионат по служебному биатлону состоялся в столичном главке Росгвардии

«23 and Friends»: в Москве состоялся спортивно-музыкальный фестиваль Аш 23

После концерта и в дождь дороже: как складываются цены на поездки на такси


Большой шлем

17-летний россиянин Даниил Саркисян разгромил Форбса из США на юниорском «Ролан Гаррос»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Собянин объявил о начале работы хаба молодежного предпринимательства



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России