Чаллыда сайлаучыларның яртысыннан күбрәге беренче ике көндә тавыш биргән
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 13 сентябрьнең иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, Чаллы халкының 65 проценты тавыш биреп өлгергән инде. Казанда бердәм тавыш бирүнең матбугат үзәгендә узган видеоэлемтәдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев шул хакта хәбәр итте. «Ике көндә тавыш бирү әйбәт нәтиҗә күрсәтте. 400 мең сайлаучының 248 меңнән артыгы , ягъни 60 проценттан күбрәге беренче ике көндә тавыш бирде. Иртәнге сәгать унга 64 процент сайлаучы тавыш биреп өлгергән иде инде», — дип сөйләде. Читать дальше...