Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстан Республикасының Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шалтыратты һәм аны республика җитәкчесен сайлауда җиңүе белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Казахстанның Беренче Президенты республика лидерын Татарстан Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады һәм төбәкнең алга таба да чәчәк атуын, ә республика халкына уңышлар һәм иминлек теләде», — диде Галимова. Читать дальше...