Казахстанның Казандагы консулы: Абай Шиһабетдин Мәрҗәни шәкертләреннән белем алган
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казахстанның Казандагы консулы Жанболат Мурзалин бөек казах мәгърифәтчесе Абайның татар мәдрәсәсендә укыганын һәм Шиһабетдин Мәрҗәни шәкертләреннән белем алганын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясендә узган Абай Кунанбаевның 175 еллыгына багышланган конференциядә сөйләде. «Татарлар белән казахларның бердәмлеген расларга кирәкми. Ул канга сеңгән. Бүгенге конференция бөек казах мәгърифәтчесе Абай Кунанбаевның 175 еллыгына багышланган. Читать дальше...