«Авыл укытучысы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе: Милләтле кеше генә көчле - «Мәгариф»
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Расиха Фәизова). «Авыл укытучысы» бәйгесе быел җиденче тапкыр уздырылды. Җиде ел эчендә ул 2300 укытучыны үз канаты астына җыйды. Быел исә, конкурста катнашырга теләк белдереп, 300 гә якын педагог гариза җибәрде. Араларында хәтта ерак Төмәндәге милләттәшләребез дә бар иде. Финалга узган 10 катнашучы арасында Апас районы Биеш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Мансур кызы Гыйбасева бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды. Читать дальше...