Татарстанда «Серле Кыш Бабай» акциясе старт алды
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була. Теркәлү тайныйдедмороз.рф сайтында бара. Акциянең асылы — һәр катнашучы рандом тәртиптә Яңа ел белән котлыйсы кешесенең элемтә өчен мәгълүматын ала. Бүләкләр алмашуы, алмашучы якларның теләгенә карап, онлайн һәм офлайн форматларда бара. Шулай ук, катнашучылар, теләгән регион... Читать дальше...