Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 76 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (27 кеше) һәм 60-70 яшь аралыгында (26 кеше) булуы билгеле. Читать дальше...