2020 елның 31 декабреннән соң түләгән иминиятләштерү взнослары салым суммасын киметә
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның дүртенче кварталы өчен исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) суммасын 31 декабрьдән соң түләгән иминиятләштерү взнослары хисабына киметеп була. Бу турыда Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәмидуллина вебинарда сөйләде. «2020 елның 31 декабренә кадәр ЕНВД түләгән эшмәкәрләр быелдан әлеге режимнан файдалана алмыйлар. Шулай да, аларга 2020 елның дүртенче кварталында... Читать дальше...