Чирмешәннең Әккәрәй авылында бер гаилә авылдашларын кышын су коенырга ияләштерә
(Чирмешән, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Михаил Наратов). Күптән түгел Чирмешән районының Әккәрәй авылы уртасыннан агучы елга өстендә моржлар бәйрәме үтте. Анда авылдашлар, Чирмешәннән, Нурлаттан, күрше авыллардан кунаклар, Әлмәт шәһәрендәге моржлар клубы вәкилләре җыелган иде. Моржлар коенуы — Хач ману (Крещение) бәйрәмендә иорданда-бәкедә коенып чыгу гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дә. Ул организмны ныгыту системасы, хәтта спортның бер төре. Авылда әлеге хәрәкәтнең инициаторлары Кваковлар гаиләсе. Читать дальше...