Казанда февральнең беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Февральнең беренче декадасында Казанда җылы температура аномалиясе 2-3 градус тәшкил итәчәк. Бу атнада шәһәрдә көчле кар явуы көтелә. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, 1-4 февраль көннәре аномаль җылы була, ә аннан соң салкынайта. Климатик исәпләү буенча февраль башы — салкын чор. «10 февральгә кадәр Казанда... Читать дальше...