Казан мэрының яңа ярдәмчесе итеп Марат Сәлаховны билгеләделәр
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда шәһәр башлыгының яңа ярдәмчесен билгеләделәр. Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итүенчә, ул — Татарстан башкаласы башкарма комитетының элеккеге эшләр идарәчесе Марат Сәлахов. Бүгенге көннән Марат Сәлахов мэрның муниципальара хезмәттәшлек һәм федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде. Элегрәк, 2010 елдан башлап, ул башкарма комитет аппаратының эшләр идарәчесе булып эшләгән. Читать дальше...