Зилә Вәлиева: Туган телне саклау өчен эшләнгән һәр гамәлнең мәгънәсе бар
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, туган телне саклау өчен эшләнгән һәр эш мәгънәгә ия. «Һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Дөньядагы алты мең телнең яртысы якын киләчәктә соңгы вәкилен югалта ала. Шуңа күрә туган телне саклау өчен эшләнгән һәр гамәлнең мәгънәсе бар», — дип сөйләде ул Мәдәният институтында узган әдәби-музыкаль кичә барышында. Зилә Вәлиева фикеренчә, телне саклау фән һәм дәүләт бурычы гына түгел, һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Читать дальше...