Бүген Роберт Галиевны соңгы юлга озаталар
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт аграр университетында Студентлар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озату мәрәсиме бара. Әлеге чараны «Татар-информ» сайты онлайн күрсәтә. «Театрыбыз ятим калды. Роберт абыебызның исеме институтыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылыр», — диде Аграр университетның беренче проректоры Булат Җиһаншин. Роберт Галиевны соңгы юлга озатырга Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин... Читать дальше...