Шәфыйка Котдусова: Сөеп һәм сөекле булып яшәдем — «Татарстан» журналы
(Казан, 30 март, «Татар-информ», «Татарстан», Ландыш Әбүдарова). 1940 елның 8 ноябрендә Акмәчет (Симферополь) шәһәреннән поездда Казан вокзалына килеп төшкәндә, Шәфыйка Котдусованың кулында музыка училищесы дипломы белән бер чемодан гына б ула. Йөрәгендә — опера җырчысы булу хыялы. Хыял дигәнең шулкадәр көчле ки, ул бирегә, ире Абдраимны, уллары Җәвит белән Эрнстны вакытлыча Кырымда калдырып, икеләнүләрен, шик-шөбһәләрен җиңеп килде, димәк, ялгышырга хакы юк. Күр, әнә Казан ничек каршы ала аны: урамнарда кичәге бәйрәм шаукымы дәвам итә ... Читать дальше...