Татарстанда «Казан Экспо» мәйданының бер өлешен шәхси кулларга тапшыру каралачак
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Казан Экспо» мәйданының бер өлешен шәхси кулларга тапшыру каралачагын әйтте. «Казан Экспо» мәйданнары зур һәм аның чыгымнары тулысынча акланмаячагы баштан ук аңлашыла иде. Шуңа күрә без хәзер бу мәйданнарны киметү һәм аларны акрынлап коммерцияләштерү турында карар кабул итәбез. Аңлашыла, аларның бер өлеше күргәзмәләр өчен калачак. Зур концерт залы да кала», — диде Талия Миңнуллина.... Читать дальше...