Казан табиблары «Мин прививка ясаттым» дигән значок тагып йөри башлады
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанда коронавируска каршы прививка ясаткан табибларга махсус значоклар бирә башладылар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Казанның онкология диспансерында һәм поликлиникаларда медицина хезмәткәрләренә „Мин прививка ясаттым“ дип язылган значоклар бирәләр. Мондый значокны күргәч, пациентлар да хастаханәгә йөрергә курыкмаячак, дип уйлыйбыз», — ди министрлык вәкиле. Читать дальше...