Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Илкүләм донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында шулай дип белдерде. Ул үзләренә таныш булмаган кешеләрнең гомерен саклап калу хакына кан тапшыручы барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде һәм республикада яшәүче өч кешене үрнәк итеп китерде. «Екатерина – икенче буын донор. Аның өчен әтисе үрнәк булып тора. Андрей Жук — Түбән Каманың мактаулы доноры. Ул әле 80нче елларда ук кан тапшыра башлаган... Читать дальше...