Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасында катнаша
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласына килде. Анда ул РФ Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасында катнашачак. Бу хакта журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Ул Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кичә үк башланганлыгын әйтте. ТР Президенты берничә, шул исәптән РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән дә очрашу уздырачак. «Сәгать 12дә ул Россия Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасында катнашачак», — дие Галимова. Читать дальше...