Казанда Шигырь бәйрәме традицион форматта үтте
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Шигырь бәйрәме үзенең традицион форматында үтте. Аны шигырь белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла башлап җибәрде. «Бүген бөек, газиз шагыйребезнең туган көне. Ул инде 100 елдан артык безнең татар милләтен туплап тора. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр», — диде халык шагыйре. Сүз иң элек төрле елларда Тукай премиясенә ия булган шагыйрьләргә бирелде. Болар — халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев. Читать дальше...