Татарстанга коронавирустан «КовиВак» вакцинасының беренче партиясе кайтты
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга Чумаков исемендәге фәнни үзәкнең коронавирустан «КовиВак» вакцинасының беренче партиясе кайтуы билгеле булды. Бу хакта туры эфир вакытында вакцина профилактикасы буенча баш белгеч, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде. «1560 доза "КовиВак "вакцинасы кайтарылды. Әлеге вакцинаны ясатырга дип язылган һәр кеше вакцина алды», - диде спикер. Бу партияне Казан буенча бүлделәр. Сәламәтлек саклау министрлыгында өстәмә тәэмин ителеш көтүләре турында әйттеләр. Читать дальше...