Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы ачыкланган
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанның 33 кешесе коронавирус йоктырган, барлык очракларның да элемтә юлы белән йогуы ачыкланган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «19 кеше хастаханәгә салынган, 14 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Зарарланучыларның 17се — Казанда, бишесе — Чаллыда, дүртесе Бөгелмә районында яши. Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Лаеш, Минзәлә һәм Спас районнарында бер очрак теркәлгән. Пандемия вакытында... Читать дальше...