Татарстанда коронавирус белән тагын 31 кеше авырды
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда ковидның 31 яңа очрагы теркәлгән. Берсе — читтән кертелгән, 30ы — элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «14 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Казанда, Лениногорск районындагы кебек үк, 7 кеше чир йоктырган, Чаллыда — 5, Түбән Кама районында 2 очрак теркәлгән. Азнакай, Әлки, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә һәм Мөслим районнарында берәр очрак билгеле. Читать дальше...