Мөслим авылларында бүген Сабантуйлар уза
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», « Мөслим-информ »). Мөслим районы авылларында Сабан туйлары бара. Мәлләтамак Сабантуенда «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов та авылдашларын тәбрикләде. Биредә язгы кыр эшләрендә катнашкан хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде. Кыр батыры Илнар Сөләйманов, иңнәренә тәкә салып, мәйданны урады. «Бәйрәм халкыбызның милли уеннары белән үрелеп бара. Спорт ярышлары да оештырыла. Уен-бәйгеләрдә балалар һәм яшүсмерләр активлык күрсәтә. Өлкәннәр җырлап-биеп күңел ача», диелә район хәбәрендә.