Рөстәм Миңнеханов: Казан һәм Истанбулны тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе губернаторы Али Йерликая белән очрашуда катнашты. Чарада Татарстан һәм Истанбулның икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Без дәүләтләребез арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булырга тырышабыз. Төркия Республикасы — Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. Ә Истанбулның Казан белән кардәшлек элемтәләре бар, — дип искәртте Йерликая. Читать дальше...