Арчаның Укучылар Сарае ачык һавада осталык дәресләренә чакыра
(Арча, 3 июль, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре »). Һәр атнаның җомга һәм пәнҗешәмбесендә Арчаның Җиңү һәм Казансу паркларында кызыклы осталык дәресләре узачак. #летотайм проекты кысаларында Арча укучылар Сарае осталык класслары уздыра. Бу турыда алар үзләренең Инстаграм битендә хәбәр итә, дип яза район газетасы. Осталык класслары һәр атнаның чәршәмбесендә Җиңү паркында, һәр атнаның җомгасында — Казансу паркында 18.00 сәгатьтә уза.