Чирмешән районының Кармыш авылында күп балалы гаиләләр арта
(Чирмешән, 3 июль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Кармыш авылында яшәүче Илдар һәм Гөлнар Фәтхетдиновлар өченчегә бәби алып кайткан. Розалина һәм Руфинә сеңелкәшле булганнар. Фәтхетдиновлар 12 июньдә 3 килограмм 820 граммлы булып туган кызларына Рания дип исем биргәннәр. Розалина 4 сыйныфта укый, Руфинәгә 5 яшь, ул балалар бакчасына йөри. «Без гаилә корганда ук өч бала алып кайтырга план корган идек. Кызларыбыз инде зур, булышчылар бар. Үзебез дә өч туган үстек. Хәзер дә бергә җыелгач бик күңелле», — ди Гөлнар. «Гаиләдә ике бала гына үстек, әнине, ник тагын бәби алып кайтмадыгыз дип, гел сорый идем, шуңа үземнең балалар күбрәк булуын теләдем», — дип сүзгә кушылды әти кеше. Яшьләр төп йортта, Илдарның әтисе Исрафил, әнисе Алсу белән тату гаилә булып яшиләр. Йортлары иркен, зур, һәркемгә урын җитәрлек. Кызлар әти-әни, әби-бабай назы һәм игътибары тоеп үсәләр. Фәтхетдиновларның икесенең дә авылда эшләре бар. Илдар авыл җирлеге башлыгы, ә Гөлнар авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Мондый яшьләр булганда, авылның киләчәге бар әле, диелә хәбәрдә.