Табиб антитәнчекләрнең беренче прививкадан соң җиде көн узгач барлыкка килүен әйтте
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Антитәнчекләр вакцинаның беренче дозасын алганнан соң җиде көн үткәч кенә барлыкка килә башлый, шунлыктан прививка ясатканнан соң да битлек киеп йөрүне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Илкүләм медицина тикшеренүләр үзәгенең профилактика медицинасы директоры, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгече, Вакцинация буенча федераль консультация үзәге җитәкчесе Оксана Драпкинага сылтама белән хәбәр итә. Читать дальше...