Төркиядә янгыннар аркасында отельләрдән туристларны эвакуациялиләр
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Мармарис шәһәрендә янгыннар аркасында отельләрдән туристларны эвакуациялиләр. Бу хакта РИА Новости NTV сайтына сылтама белән хәбәр итә. Билгеле булганча, яна торган урманнар торак йортлар һәм отельләргә якын урнашкан, диелә хәбәрдә.